Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Олы йөрәкле әтием

Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Һәрбер кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ләкин бәхет барлык кешегә дә тигез бирелми. Бала кайчан бәхетле була дип сорасалар, мин уйланмыйча җавап бирә алам. Әти-әнисе янында булып, балага ике яклап ныклы терәк булганда бала үзен бәхетле тоя ала.

Минем әтием – Сәетгәрәев Илнур Әбүзәр улы 1971 елның 20нче сентябрендә Яңа Әлем авылында Әбүзәр һәм Гәндәрә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Минем әтием дөньядагы иң булдыклы әтиләрнең берседер.

Әтием туган җирдән аерылмаган, тырыш хезмәте белән көн күреп гомер итә. «Кеше туган җирдән аерылса, нәсел агачы корый» диләр.

Табигать аңа барысын да кызганмый биргән: талантны да, акылны да, сәләтне дә. Ул төзегән төрле корылмалар аның үзенә дә һәйкәл сыман. Алар әтиемнең уңганлыгын, булганлыгын күрсәтеп тора. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль минем әтиемә туры килә.

Безнең белән дә булырга вакытын кызганмый. Көндәлек аралашканда батырлык, тугрылык, иптәшлек, намус турында сөйләргә күп сәбәп таба.

Билгеләр аркасында ул безнең белән мөнәсәбәтләрен бозмый. Түземлек белән укудагы уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Безгә аңлашылмаган дәресләрдән өй эше эшләргә булыша. Әлеге сыйфатлар әтиемдә бар, ул аларны бездә дә тәрбияли. Олы йөрәкле, киң күңелле кеше дә ул. Кем генә ярдәм сорап керсә дә булышмый калмый.

Әтием бүгенге көндә бәхетле минем. Сәламәт, җан теләгән эше, аралашырга туганнары, киңәшләшергә әниебез, нәсел дәвамчылары – аны өзелеп яратучы без бар.

Кадерле Әтием! Синдәге ныклы ихтыяр, мәрхәмәт, түземлелек кебек сыйфатлар миңа да күчсен иде. Мин сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телим. Рәхмәт сиңа, әтием, барысы өчен дә! Син минем саклаучым. Без сине яратабыз.

Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сәетгәрәева Илиза.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев