Өлкәннәр өчен концерт куйдык
Сезнең яңалыклар

Өлкәннәр өчен концерт куйдык

Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикләгәннәр яшәгән йортта концерт куйдык.

Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан без – Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикләгәннәр яшәгән йортта концерт куйдык. Өлкәннәр бик рәхәтләнеп балаларның биюләрен карап, шигырьләрен тыңлап, җырларына сөенеп утырдылар. Әти-әниләр дә һәрберсе үз өлешләрен кертеп өлкәннәрне куандырдылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган открыткалар һәм чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

Рәмзилә Исакаева, Минзәлә.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев