Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Өлкән укытучыларны котладык

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән.

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре булды. Кадерле өлкәннәребезне котлап матур табын әзерләнде. Без, укучылар, үзебезнең матур җыр-шигырьләребезне аларга бүләк иттек. Алар, үз чиратларында, безгә төпле киңәшләрен, матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм бик куңелле үтте.

Сүземне тәмам итеп шуны әйтәсем килә, дөньяләр тыныч, күгебез аяз булсын.

Ихтирам белән, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтов Данис.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев