Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Оябыз әзер

Дуслар, сез әле оя ясарга өлгердегезме? Соңга кала күрмәгез!

Көтеп алган яз фасылы килеп җитте. Кояш көн саен ныграк елмая, көннәр җылына. Тиздән, бик тиздән безнең канатлы дусларыбыз — күчмә кошлар да киләчәк. Туган якларга кайту белән алар оя корып, бәбиләр чыгарачак. Болар турында укытучы апа белән табигать белеме дәресендә сөйләштек.

Мин дә, игезәк туганым Әминә дә сыерчыклар килгәнен көтеп алабыз. Алар өчен безнең алма бакчасында берничә оя эленеп тора. Илсөя Нәсыйховна: «Укучылар, яңа оя ясап, мәктәп бакчасына элсәк ничек булыр икән? Сыйныф бүлмәсе каршындагы агачлыкка куйсак, бик күңелле булыр иде», —  диде.

Язгы каникулларга кайткач, әти белән сөйләштек тә, бергәләп сыерчык оясын ясап та куйдык! Әтиебезнең кулы бик оста безнең: оя матур, җиңел, җылы килеп чыкты. Бергәләп эшләве дә күңелле, табигать өчен дә файдалы, вакыт та әрәмгә узмый!

Инде тизрәк мәктәпкә барып, оябызны элеп куясы килә. Аңа иң матур, иң тырыш җырчы сыерчыклар керәчәк! Сыйныфташларым белән аларның бала чыгарганын, кошчыкларына җим ташыганын күзәтеп торачакбыз. Алар мәктәп бакчасында үсүче алма, чия, карлыган агачларын корткыч бөҗәкләрдән саклар.

 Дуслар, сез әле оя ясарга өлгердегезме? Соңга кала күрмәгез!

Шәйхетдинов Әмир, Мөслим районы Түбән Табын интернат мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев