Өебезнең нуры ул
Минем әбием — Мәрзия Мирзанур кызы 1949 елда Мөслим районы Тат.Бүләр авылында туган.
Минем әбием — Мәрзия Мирзанур кызы 1949 елда Мөслим районы Тат.Бүләр авылында туган. Гаиләдә 9 бала булган. Әбием – өченчесе. Бәләкәйдән үк аңа өйдә булышырга, эне-сеңелләрен карарга туры килә. Башлангыч мәктәпне Тат.Бүләрдә, сигезьеллыкны Исәнсефтә, урта мәктәпне Үрәзмәттә укыган. Бәләкәйдән укытучы буласы килгән.
Югары белем алганнан соң, Тат.Бүләр мәктәбендә эшли. 38 ел татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Әбием эшен бик яраткан. Ул Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы. Бабам белән 4 ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер әтиебезгә безне үстерешергә ярдәм итә. Мәктәптән кайтуыбызга тәмле ашлары, якты йөзе белән каршы ала. Дәресләребезне әзерләшергә ярдәм итә. Киемнәребезне, өебезне чиста тота. Әбиемнең озак еллар безне шулай сөендереп яшәвен телимен. Чөнки ул безнен өчен бик кадерле һәм кирәк.
Данияр Мирзаянов, 5 класс, Мөслим районы Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев