Очрашу мизгеле күңелле - бәхеткә күмә ул күңелне!
Актаныштан Аккүз авыл клубына 44 ел гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимә Фәймә Зәйнуллина очрашуга килде.
Бу мәшәкатьле тормышта үзеннән бер яктылык, җылылык бөркеп тора торган кешеләр бар. Алар бар булмышлары белән дөньяны, кешеләрне ярата. Шундый кешеләр янында булу гына түгел, аларны күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба, елмаясы килә башлый.
44 ел гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимә Фәймә Зәйнуллина, Актаныштан Аккүз авыл клубына очрашуга килгән кунагыбыз, моңа ачык мисал булып тора.
Фәймә Фазул кызы, 1951 елның 4нче августында Кемерово өлкәсе, Прокопьев шәһәрендә дөньяга килә. Аңа 3 яшь тулгач, әти-әнисе Актаныш районы Меңнәр авылына күчеп кайтырга карар кыла. Шуннан бирле 1982 елга кадәр ул Меңнәр авылында яши.
8нче классны тәмамлагач, Минзәләдә башлангыч класс укытучысы һөнәрен ала, читтән торып рус теле укытучысы белемен үзләштерә. Меңнәрдә эшли башлый, шунда кияүгә чыга. Балалары тугач, Актанышка күчеп килә. Хәзерге көнгә кадәр Актанышта яши. Татарстанның Атказанган укытучысы исеме бирелә. Тормыш иптәше белән ике ул, бер кызлар үстерәләр, барысы да гаиләле, 6 оныклары бар. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
29нчы сентябрь көнне Аккүз авыл клубында «Сөн буенда үстем, мин дә» дип аталган очрашу кичәсе булып узды. Очрашу, Сөн буенда үсеп, хәзерге вакытта гүр иясе булган авылдашыбыз, Рузил Фазлиевны искә алу белән башланып китте. Аның шигырьләре укылды, җырлары тыңланды. Кыска гына гомерендә бик күп шигырьләр авторы булган Рүзил абыйның урыны оҗмахта булсын.
Бәйрәмгә мөгаллим, шагыйрә, «Агыйдел дулкыннары» берлеге әгьзасы, минем әниемнең беренче укытучысы — Фәймә Фазул кызы килгән иде. Шушы кояшлы, матур көз көне Фәймә Зайнуллинаны җылы сүзләр белән хөрмәтләү өчен сәбәпче булды. Ул инде озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан кадерле дәү әни. Без аның һәрчак көр күңелле, хәрәкәттә булуын беләбез. Ул беркайчан да уйларга чумып, хатирәләргә генә бирелеп утырмый! Фәймә апа шагыйрә генә түгел, тәҗрибәле укытучы да. Ул үз тормышы һәм иҗаты хакында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, үзенең китаплары белән таныштырды.
Кичә искиткеч күңелле булды. Күп кенә укучыларыбыз шагыйрәне беренче тапкыр күрделәр. Шагыйрә белән аралашу дөньяга карашларын тирәнәйтте, шигьрият дөньясының серләрен ачты. Очрашудан һәр укучы үзенә бик зур рухи байлык алды.
Күңелләргә җылылык, рухи азык өстәүче, эчкерсез очрашу булды бу. Авылыбызда мондый күрешүләр дәвамлы булса иде дигән теләктә калам.Очрашуны оештырган Гөлнур, Гүзәлия, Нурания, Гөлнара, Фәймә апаларга, Фәйзелгаян абыйга бик зур рәхмәтләремне белдерәм.
Айзилә Әхмәтова, Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев