Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Өч көнгә «Сәләт» дөньясына чумдык

Хәбәрчебез Азалия Мифтахова «Сәләт-Саба» клубы составында Сәләт клублары өчен гамәли уку-укыту семинарында катнашкан.

Сентябрь аенда Лаеш районының «Йолдызлы» базасында төбәк Сәләт клублары өчен XVIII гамәли уку-укыту семинары үтте. Аның кысаларында сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә IX «Сәмрух» Ел премиясенең «Ел клубы» номинациясенең дә конкурс этаплары үткәрелде. Без — «Сәләт-Саба» клубы уңышлы чыгыш ясап, күңел ачып, бик канәгать булып кайттык. Сезнең белән дә иң истә калган хатирәләрем белән уртаклашасым килә. 

1 нче көн
«Йолдызлы» базасына килеп җитүгә, «Сәләт» мохитенә чумдык. Җырлар җырладык, биедек, кәефебезне күтәрдек. Кичке чара вакытында клублар үз презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Клубыбызның чыгышы милли киемнәр, креатив җырлар, татар халык биюләре белән үрелеп барды. Һәркем бездән канәгать калып, семинар буе матур фикерләрен, хуплау сүзләрен җиткерде.

2 нче көн
Иртәбез «Сәләт» медиа үзәге хезмәткәрләре белән очрашудан башланды. Апалар безгә социаль челтәрләрне алып бару серләрен ачтылар. Остаханә бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды.
Көннең икенче яртысында «Ел клубы» номинациясенең икенче конкурс этабын үттек. Ул да булса — «Юл картасын тәкъдим итү», ягъни жюри әгъзаларын эшчәнлек планнарыбыз белән таныштыру. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.

3 нче көн
Көннең беренче яртысында «Ел клубы» номинациясенең соңгы этабын уңышлы гына тәкъдим иттек. Ул мәктәпләребездә уздырылучы чараларны жюри әгъзаларына күрсәтүдән гыйбарәт иде. «Сәләт — Саба» клубының «Җырлы Сәләт» исемле чарасын һәркем исендә калдырды һәм югары бәяләде.
Аннары «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән очрашу узды. Шунда ук без XIV «Сәләт» Клубы Президентының исемен белдек.

Кичке чарада XVIII гамәли уку-укыту семинарына нәтиҗәләр ясалды. Ел буе актив эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә, без «Сәләт» клубы таныклыгына ия булдык. 

Шулай күз ачып йомганчы узып та китте семинар. 15 нче октябрь көнне инде без өйләребезгә таралыштык. Файдалы остаханәләргә, кызыклы чараларга, яңа танышуларга, онытылмас мизгелләргә бай булган семинар әле күп вакытлар безнең хәтерләребездә уелып калыр.

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев