Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Өч әбием бар!

Сезне бик булдыклы яшь артистка Әминә Хәсәнова белән таныштырырга телим.

8нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кызлар белән әңгәмә корырга уйладым.

Сезне бик булдыклы яшь артистка Әминә Хәсәнова белән таныштырырга телим.

3нче сыйныфта гына белем алуына карамастан, Әминә телеэкранда бик еш күренеп, кызыклы рольләрдә катнашып тора. Әле дә хәтеремдә: узган ел кыш көне, егерме битлек сценарийны өйрәнеп, Ильяс абый Гыйләҗетдиннең «Куян елы шундый була инде ул» дигән музыкаль әкиятендә катнашкан иде ул. Фильмда төшү бик ансат түгелдер. Кинотеатрларда карарга гына кызык. Кинофильмнар һәм телевидение тапшырулары ясау бик күп фантазия һәм сабырлык таләп итә.

Тугыз яшьлек Әминә байтак бәйгеләрдә катнашкан. Аның диплом-грамоталары белән зур бер папка тулган. Әдәби бәйгеләр, төрле очрашулар, дисеңме... Рольләрен һәм моңлы җырларын чип-чиста татар телендә башкарып, алдынгы урыннарга лаек булу – үзе бер зур нәтиҗә.

Каян килә сиңа мондый моң?

Минем әбием Рәзимә Вакыйф кызы Хәсәновадан килгәндер, мөгаен. Ул заманында Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Сосмак авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Бүгенге көндә бу төбәктә бүтән мәктәп юк инде. Ә ана теленә мине, әлбәттә инде, яраткан әти-әнием Радик Фиркәт улы һәм Алиса Рәшит кызы өйрәтәләр.

– Синең тагын әбиләрең бармы?

– Тагын ике әбием бар әле минем. Әбиемнең әнисе – Нажия туксан яшен тутырды. Ул Киров өлкәсендә алдынгы сыер савучы булып эшләгән. Хәзер дә шунда яши. Өченче әбием – Гәүһәрия Назыйфулла кызы – Нократ Аланы районының Урта Шөн авылында колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән, бүген лаеклы ялда.

– Киләчәктә кем булырга хыялланасың, Әминә?

– Мин табиб-педиатр булырга телим.

– Бүген безне нинди матур җырың белән сөендерерсең икән?

– Яраткан әбиләремә багышлап, Александр Ключаревның Галимҗан Латыйп сүзләренә язылган «Безнең әби» җырын башкарам. Заманында ул бик популяр булган. Аны 1982 елда чыккан «Музыка әлифбасы» җыентыгында күрергә мөмкин.

– Рәхмәт. Әйдәгез, дуслар, Әминә Хәсәнова башкаруында «Безнең әби» җырын бергәләп тыңлыйк әле.

 

Әмир Ямилев, «Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе,12 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев