Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әнвәр Мөхетдинов: «Халыкара бәйгедә бишенче тапкыр катнашканнан соң гына җиңдем»

Хәбәрчебез Әнвәр Мөхетдинов Габдулла Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар бәйгесендә катнашуы турында язып җибәрде.

Габдулла Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар бәйгесе быел 12нче тапкыр уздырыла. Бу бәйге яшьләр өчен зур мөмкинлек булып тора дисәм, һич тә ялгышмам, чөнки жюри әгъзалары арасында -  танылган артистлар, актёрлар һәм мәдәният эшлеклеләре. Катнашучыларның аларга үзләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Жюрида утырган абый-апалар һәр кешегә төпле киңәшләр бирә, үз фикерләрен әйтәләр. Шуңа күрә бирегә килеп, укучылар шигырь сөйләп кенә калмый, ә инде мөһим дәрес тә алып кайта.
Мин әлеге бәйгедә инде бишенче тапкыр катнашам. Һәм килгән саен яңа әйберләр белеп кайтам, дуслар табам. Шундый чараларда тапкан дуслар гына чын булалар һәм һәркайда сиңа булышырлык ярдәмчеләргә әйләнәләр. 
Бәйгедә җиңмәсәң дә, моңаерга ашыкма. Монда килү үзе бер җиңү инде ул, чөнки бик тырышлар һәм сабырлар гына  халыкара дәрәҗәдә булган бәйгеләрдә катнаша ала. Моның өчен үзеңдә көч табырга һәм эшләргә дә эшләргә кирәк!
Халкара дип аталган әлеге фестивальдә илебезнең күп кенә регионнарыннан катнашучылар бар. Мари-Эль, Бурятия,Чувашия, Башкортстан республикалары; Тульск, Архангельск, Чебоксар, Самара, Воронеж өлкәләре - конкурсантлар яшәгән урынарның кечкенә бер өлеше генә.

Быел бу бәйгедә 800 дән артык укучы көч сынашты. Шулар арасыннан бары тик  34е генә җиңүче исеменә лаек булды һәм гала-концертта бүләкләнде. Мин дә җиңүчеләр исемлегендә идем, Аллаһка Шөкер. Әйткәнемчә, үзем инде бишенче тапкыр катнашам, ә җиңүчеләр рәтенә беренче тапкыр 2 ел элек кердем. Кайберәүләр бер тапкыр катнашып, төшеп калалар да башка килергә дә уйламыйлар. Бу бәйге белән алай ярамый, чөнки күп кеше минем кебек үк берничә тапкыр барганнан соң гына җиңүгә ирешә.
Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар бәйгесе ике этаптан тора. Башта беренче тур, аннары икенчесе. Ә соңыннан инде гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү. Бәйгенең нәкъ менә шулай үткәрелүе очраклы түгел. Жюрилар әйтүенчә, баланың талантларын бер көндә генә күреп бетереп булмый. Алар белән мин һичшиксез килешәм!
Нәтиҗә итеп, түбәндәгене әйтергә телим: нинди дә булса бәйге-фестивальләрдә катнашканда, кулларыгызны беркайчан да төшермәгез. Бер тапкыр җиңмәгәнсез икән, икенчесендә җиңүгә ирешерсез, анда да булмаган икән инде, өченчесендә. Бу сүзләрне күңелегездән чыгармагыз, чөнки әлеге кагыйдәдән читкә тайпылсагыз, уңыш сезне читләтеп узар.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча, Наласа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев