Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«НУР»га — 15 яшь

Арча мәдәният йортында бик матур кичә узды. Арча «НУР» балалар телестудиясенә 15 яшь тулды.

Февраль башында Арча мәдәният йортында бик матур кичә узды. Арча «НУР» балалар телестудиясенә 15 яшь тулды. Бәйрәмгә телерадиожурналистика түгәрәгенә йөрүчеләр һәм аның чыгарылыш укучылары җыелды. 

Тантананы Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде. Шулай ук Казан Ислам университетынының журналистика факультеты деканы Айгөл Гыйльманова, «Арча хәбәрләре» редакциясенең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин һәм Арча укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин да котлау сүзләрен җиткерделәр. 

Кичә башланыр алдыннан, килгән кунаклар белән аралашып, мәгълүмат тупларга да өлгердем.

Бүгенге көнгә кадәр «Нур»да 300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью эшләнгән икән. 

Шулхәтле күп кинофильм, ролик, сәхифәләрне кемнәр генә башкармаган?! Бәйрәмгә шуларның иң беренчеләре — «НУР» телестудиясенә нигез салучы карлыгачлар чакырылды. Алар үзләренең иң беренче сюжетлары, тәүге бәйгеләре һәм җиңүләре белән уртаклаштылар. 

Беренче остазларының эшен дәвам итүче журналистлар да сүз алды. Һәрберсе телестудиягә йөргән күңелле вакытларын искә төшерде, матур хатирәләрен барлады. 
Аннан соң сәхнәгә, бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, студиянең данын бөтен дөньяга таныткан журналистлар чыкты. Алар «НУР»ның тормышларында уйнаган роле турында сөйләделәр.

Соңыннан бүгенге көндә ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналларында эшләүче журналистларга сүз бирелде. 

Шулай ук бөтенроссия яшь кинематографистларының 2нче питчингында җиңү яулап кайткан төркемне дә чакырдылар. Алар фильмның идеясе, төшерү мизгелләре белән таныштырдылар. 

Бәйрәмне йомгаклап, «Нур» телестудиясен беренче көннән башлап җитәкләп алып баручы Зөлфирә Зарипова чыгыш ясады. Алып баручылар аңа "Нур"ның нурлы әнисе, дип эндәштеләр. 

Юбилей кичәсе телестудиянең гимны белән тәмамланды. Чара бик күңелле һәм җылы узды.

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев