Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нурфия апабыз – авылыбызның ак әбие

1нче сыйныфтан шул ягымлы апа — Шакирова Нурфия Рамазан кызы безне белем дөньясына алып кереп китте.

Кечкенәдән үк китаплар яраттым. Мәктәп күршедә генә булгангамы, гел шунда керәсем килә иде. Алты яшьлек чакларымны хәтерлим. Әнием эштән кайтуга, мәктәпкә алып керүен сорый идем. Әнием укучыларның дәресләре тәмамлангач кына, мине мәктәпкә алып керә иде. Ә анда шундый матур, мөлаем йөзле укытучы апа безне каршы алып, миңа әлифба китабы биреп чыгарды. Мин шул китаптан хәрефләр танырга, әкеренләп укырга да өйрәндем. Кайбер сүзләрне укып күрсәтеп әниемне дә шатландырдым. Өйдә берүзем генә калганда: аюларым, курчакларыма укытучы булып уйный идем.

Ә инде 1нче сыйныфтан шул ягымлы апа — Шакирова Нурфия Рамазан кызы безне белем дөньясына алып кереп китте. Без укытучыбыз белән укырга, язарга гына өйрәнеп калмадык, төрле бәйрәмнәр үткәрдек, конкурсларда катнашып җиңүләр яуладык, экскурсияләргә йөрдек. 

Хәзерге вакытта Нурфия апабыз лаеклы ялда. Олы яштә булуына карамастан, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлады. Биш вакыт намазын калдырмый. Ул авылыбызның чын мәгънәсендә хөрмәтле ак әбие! Ул үз эшенә һаман да тугры калып, безне, балаларны ял көннәрендә мәчеткә чакырып, дин сабаклары өйрәтә. Укытучыбыз ярдәме белән, әкеренләп, әти-әниләребезне сөендереп, гарәп телендә Коръән китабын укырга өйрәнеп киләбез. 

Миләүшә Галиева, Саба районы Югары Симет мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев