Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әниемнең уңышы

«Әнием “Ислам нуры – мәчетләрдә” конкурсында җиңде» дип яза Чаллыдан Рамил Кәлимуллин.

Минем әнием Эльмира июнь аенда башкалабыз Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Ислам нуры – мәчетләрдә” конкурсында катнашты. Ул Чаллы шәһәрендә  урнашкан планетадагы иң кечкенә мәчет тарихы хакында язма язган иде.

Без әлеге “Мисбах” мәчете яныннан һәр көн үтеп йөрибез. Ул шулкадәр дә кечкенә һәм бик матур мәчет! Әлеге мәчет моннан 18 ел элек, 2003 елның 15 октябрендә ачылган. Аны Бөек Ватан сугышы ветераны Мисбах Ибраһим улы Гыймалетдинов төзеткән.
Бу конкурста Татарстанның бик күп районарыннан, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Себер шәһәрләреннән катнашучылар бик күп булган. Әнием –  әлеге конкурста җиңеп чыгучыларның берсе.

Тантана чарасында аңа Коръән китабын һәм “К истокам веры. 1100-летие принятия ислама Волжской Булгарией”, “Изге Коръәннең Казан басмалары тарихы” дип аталган затлы китаплар бүләк иттеләр. Әнием лаек булган “Телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауга керткән өлешләре өчен” дип язылган Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев имзалаган.
Мин кадерле әниемнең киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телим! 

Рамил Кәлимуллин, 9 яшь, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев