Әниемә рәхмәт әйтәм
Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбендә «Әниемә рәхмәт әйтәм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйге үтте.
Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Роза ханым Власова берсеннән-берсе кызыклы биремнәр әзерләгән иде.
2В, 3Б, 5Б сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре бәйрәмгә бик әйбәт әзерләнгән: җыр-биюләр дә, пешереп килгән ризыклар, нәфис сүз, плакатлар – бар да бар! Өч сыйныфтан да әниле-кызлы конкурсантлар катнашты. Матур итеп үз-үзләре белән таныштырды, тапкырлыкка сыналды, осталыкларын күрсәтте алар.
Барысы да озын толымлы булган Дәлия, Диләрә, Лиананың әниләре «Чәчтарашлар» бәйгесендә дә сынатмады, бишек җырлары да башкарды. Кызлары белән булган вакыйгаларны сөйләп тә көлдерделәр. Өстәвенә барысы да оста хуҗабикә икән әле алар! Бизәкле яулык, алъяпкычлар япкан кызларның үзләре яратып пешергән ризыклары турында сөйләвен тыңлавы да күңелле иде. Кызларның җанатарлары – сыйныфташлары да сынатмады: күмәк җырлар белән сөендерде. Мәктәпнең «Мизгел» ансамбле һәм аларның әниләре башкаруындагы биюләр бәйрәмне тагын да матурлап җибәрде. Ә без, жюри әгъзалары – ТРның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова, ата-аналар комитеты рәисе Гөлнара Сагандыкова, һәм мин, «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәре Лилия Фәттахова катнашучыларның барысы да җиңүгә лаек дигән нәтиҗә чыгардык.
Уңган-булган әниләрнең балалары да булдыклы шул.
Лилия ФӘТТАХОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев