Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әнием - җирдәге кояшым

Чаллы шәһәре 9нчы урта мәктәбе укучыларының иң кадерле кешеләребез - әниләребезгә багышланган шигырьләре. Җитәкчеләре - Савостьянова Илиза Риза кызы.

Кадерлем һәм яратканым

Минем әнием Лилия

Бар эшкә дә өлгерә.

Гөбәдия, чәк-чәкләрне

Тәмле итеп пешерә.

 

Ачык йөзле, йомшак телле,

Игътибарлы һәркемгә.

Таләпчән дә була белә

Чисталыкны бик сөя.

 

Оста итеп машинаны да

Иярли минем әни.

Бик тә тырыш, үзе җитез,

Аңа күз дә иярми.

 

Исән-сау йөр, сәламәт бул

Миннән сиңа зур теләк.

Кадерлем һәм яратканым

Син миңа бик тә кирәк!

Зиннәтуллин Кәрим, 2 А сыйныфы

 

Мин бик бәхетле бала

Мин бик бәхетле бала

Әнием һәрчак янда,

Әби-бабам булганга.

Әниемнең назлары,

Әбием киңәшләре,

Бабамның теләкләре

Рәхәтлек бирә җанга.

Уразаева Аделина, 2 А сыйныфы

 

Әнием

Минем әни бик матур

Үстерә мине назлап,

Мин аңа рәхмәт әйтәм

Аны бик хөрмәт итәм.

Сафиуллина Эмилия, 3Б сыйныфы

 

Минем әни

Минем әни иң яхшысы

Безне бик тә ярата.

Тәмле ашлар белән сыйлый

Дәресләрне аңлата.

Галиева Сәидә, 2 А сыйныфы

 

Җирдәге кояшым!

Уята һәр иртә

Ягымлы тавышың,

Иркәләп карый гел

Нурлы күз карашың.

Янымда син барда

Бәхетле тормышым.

Әнием, син минем

Җирдәге кояшым!

Савостьянова Данис, 2Г сыйныфы

 

Өебез яме

Әнием минем бик чибәр

Исеме аның – Ләйсән.

Өебез ямьләнеп китә

Ул эштән кайтып керсә.

Куллары алтын, һәр эштә дә

Өлгерә барысына.

Озын гомер, сәламәтлек

Телим мин бары сиңа.

Вәлиева Алина, 7 Гсыйныфы

 

Кадерле кешем

Әнием – иң кадерле кешем,

Өебезнең кояшы.

Үскәч, мин дә аның кебек

Шундый уңган булсамчы!

Әнием сөя, иркәли

Мин дә аны яратам.

Ул куансын өчен көндә

“Биш”леләр алып кайтам.

Син яныбызда булганда,

Бик шат безнең гаилә.

Сиңа бәхетле гомерләр

Тели кызың Алия.

Галләмова Алия, 7Г сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев