Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нәфисә Шәяхмәтова: «Әдәби марафонда катнашуы авыр түгел!»

Әдәби марафонда мин күптән түгел генә катнаша башладым, һәм бер дә үкенмәдем.

Үз дустымны да чакырдым, чөнки бергә укырга кызыграк була. Җәй көннәрендә уку бик тә рәхәт икән. Әдәби марафонны уйлап тапкан, тырышкан кешеләргә рәхмәтле мин.

Җәй көнендә эшләп арганнан соң, ял иткәндә китап укып, бер өзеген куям. Аны кую бер дә кыен түгел!!! Күбрәк мин шигырьләр укырга яратам. Роберт Миңнуллин шигырьләре минем җаныма кереп кала. Әдәби марафонда катнашырга барыгызны да чакырам!

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы Иске Комазан авылы.

Фото: Мубаракзянова Алия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев