Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нәүрүз килде, яз килде!

Арча районы Яңасала авыл җирлегендә шаулап-гөрләп «Нәүрүз» – язны каршы алу бәйрәме узды.

Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 21нче март көнне Яңасала авыл җирлегендә бергәләп шаулап-гөрләп "Нәүрүз" – язны каршы алу бәйрәме уздырдык.
"Нәүрүз әйттек без Сезгә,
Яшегез җитсен йөзгә.
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!"- дип теләкләр тели-тели Нәүрүзбикәне чакырдык. Яз кызы Нәүрүзбикә килеп кергәч, бөтен дөнья яктырып китте, аның белән ул алып килгән төрле уеннар уйнап ятканда, бураннарын туздырып, Кыш бабай килеп керде, Яз кызы белән Кыш бабай арасында китте көрәш, китте ярыш!

Ләкин көчләр тигез түгел иде шул, Кыш бабайга биләмәләрен яз кызы Нәүрүзбикәгә тапшырып китәргә туры килде. Ул киткәч Нәүрүзбикәгә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтеп, күңелле итеп ял иттек. Ахырдан барыбыз бергәләшеп кайнар коймак, тәмле боткалардан авыз иттек.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Нәүрүзбикәне каршы алгач бөтен җиһанда ялтырап кояш чыкты, күңелләребез шатлык белән тулды. Язны каршы алу бәйрәме күңелле һәм оешкан төстә үтте. Катнашучыларга һәм бәйрәмебезне карарга килгән тамашачыларыбызга олы рәхмәтләребез булсын!
Киләсе көннәрдә гел яхшы хәбәрләр ишетеп яшик! Һәркемгә, илләребезгә, көн-төннәребезгә иминлек телибез! Гаиләләрдә тигезлек, саулык булсын!
Нәүрүз мөбәрәкбад!
Арча районы Яңасала авыл китапханәсе мөдире Бурханова Фәридә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев