Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нәтиҗә концерты

Мин дә бик теләп катнаштым. Виолончельдә татарча «Бишек көе»н башкардым.

Музыка мәктәбендә мин өченче сыйныфта укыйм. Бик теләп виолончельдәуйнарга өйрәнәм. Ә 2023 елда фортепианода өйрәнә башладым. 20нче декабрьдә Яр Чаллы шәһәреннәң Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбендә кыллы музыка кораллары бүлегенең Яңа ел концерты булды. Мин дә бик теләп катнаштым. Виолончельдә татарча «Бишек көе»н башкардым. Тырышып әзерләндем һәм бер хатасыз уйнадым. Моның өчен мин укытучым Насыбуллина Гөлфия Сәит кызына бик рәхмәтлемен. Музыка серләрен бик кызыклы,  мавыктыргыч итеп үткәргән дәресләргә һәрвакыт барасы килеп тора!
Рәинә Гизатуллина, 54 гимназия, 3"В" сыйныфы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев