Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Нәфис сүз остасы” бәйгесендә катнаштым

«Мин Роберт абый Миңнуллинның “Әби кунакка килгәч” шигыре белән чыгыш ясадым» дип язган 64 нче прогимназиядән Хафизова Әдилә.

Мин, Хафизова Әдилә, 64нче прогимназиянең 4нче “А” сыйныфында белем алам. Сыйныфыбыздагы 23 укучы тырышып укыйбыз. Класстан тыш чараларда теләп катнашабыз.

Хәзерге вакытта мәктәбебездә  “Туган телләр  көне” нә багышланган чаралар бара. “Нәфис сүз остасы”  бәйгесе – шул чараларның берсе. Бу бәйгедә бөтен сыйныфлар да катнашты. Укучылар татар,  рус  һәм инглиз телләрендә  өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.

Ә мин үзем Роберт абый Миңнуллинның “Әби кунакка килгәч” шигыре белән чыгыш ясадым. Чыгышымны яшьтәшләрем дә, жюри әгъзалары да яратып кабул иттеләр.

Хафизова Әдилә, 64 нче прогимназиянең 4 нче “А” сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев