Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«На крыле науки» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә булдык

16нчы декабрь көнне Чаллының 53нче мәктәбендә «На крыле науки» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

16нчы декабрь көнне Чаллының 53нче мәктәбендә «На крыле науки» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Бу конференция өчен җаваплы булган уку-укыту буенча урынбасар Усманова Ильмира Ирековна әйтүенчә, конференциягә 300дән артык эш кабул ителгән. Иң күбе филология, технология, әйләнә-тирә якны өйрәнү фәннәреннән булган.

Конференциядә укычылар бик кызыклы чыгышлар әзерләгән иделәр. Чаллыдан, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама шәһәрләреннән балалар катнашты. Хәтта Мәскәүдән дә килгәннәр иде. Укытучылар өчен ачык дәресләр күрсәтелде, «түгәрәк өстәлләр» үткәрелде. 

Кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Минем өчен иң кызыгы мастер-класста катнашу булды. Ниндие генә юк иде анда. Ком анимацииясе, роботлар ярышы, сабыннан төрле фигуралар күргәзмәсе. Мин үзем барысына да җитештем. Әле бер мастер-класста Яңа елга бүләк — мишурадан чәчәк белән кар бөртеге дә ясадым. 

Матур концерттан соң, без кабинетларга таралыштык. Мин татар филологиясен сайлаган идем. Һәрбер чыгыш та бик эчтэлекле, кызыклы иде. Жюрилар нәтиҗә ясаганчы, ашханәгә барып тамак ялгап алдык, Ашханәдә безне кайнар аш, тәмле өчпомаклар көтә иде. 

Ниһаять урыннар да билгеле булды. Минем эшемне дә призлы урынга лаек дип таптылар. Конференциядән күтәренке күңел, яңа белемнәр белән кайтып киттек. 

Сиразиева Алина, 53 мәктәп, 5 А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев