Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мухтарга авылда ошый

Безнең Мухтар исемле этебез бар. Ул бик матур, кара-сарылы төстә!

Безнең Мухтар исемле этебез бар. Ул бик матур, кара-сарылы төстә! Токымы да үзенчәлекле — овчарка.

Беркөнне музыка мәктәбеннән өйгә кайтып килгәндә, мине этебез каршы алды. Аны күргәч, мин бик курктым һәм шок хәлендә идем. Биш минут дәвамында этнең безнең өебезгә каян килеп эләгүен аңламыйча тордым. Үзе ул шундый кечкенә матур һәм йомшак иде. Баксаң, бу көчекне әти безгә әйтмичә сатып алган икән. 

Мухтарга гыйнвар аенда инде өч яшь тула. Әлеге вакытта ул авылда яши, безнең йортыбызны һәм әбиебезне саклый! Авылда аңа бик ошый, анда рәхәт... Теләге булса уйный, йоклый, әби аңа тәмле ризыклар пешереп ашата. Әлбәттә инде, әти аны төрле командаларга өйрәтеп тора, ә әни Мухтар белән гел уйнап йөри. Без этебезне бик яратабыз! 

Әдилә Искәндәрова, Чаллы, 29нчы гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев