Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Муса абый безнең күңелләрдә

15нче февраль көнне шәһәребезнең 2нче гимназиясе укучылары өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган әдәби чара узды.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Муса Жәлил исеме дөньяда яшәүче hәр халыкка билгеле. Аның исеме белән бистәләр, урамнар аталган.

Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

15нче февраль көнне шәһәребезнең 2нче гимназиясе укучылары өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган әдәби чара узды. Китапханәче М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләре укылды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә. Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз!

Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резеда Валеева.                                   

                                                                                                                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев