Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мурляндия илендә ачышлар

Чаллының 17нче балалар китапханәсендә «Мурляндия илендә ачышлар» дип аталган чара үтте.

Чаллының 17нче балалар китапханәсендә «Мурляндия илендә ачышлар» дип аталган чара үтте. Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән дүрт тәпиле дусларының барлыкка килүе, күпсанлы токымнары турында кызыклы мәгълүмат алды кызлар һәм малайлар.

Германиядә, Россиянең Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә бу акыллы, файдалы хайваннарга музей барлыгын, кайбер илләрдә хәтта махсус парклар ачылуын зур кызыксыну белән тыңлады балалар.

Дүрт аяклы дусларыбыз турында фильм карап, китап-журналлар белән танышты укучылар. Аларга бигрәк тә Лилия Гыйбадуллинаның «Бишенче гомер» повесте ошады. Язучының шәһәрдәшебез булуы һәм әдәби бәйгедә жиңүе яулаган әсәр булуы да балаларның игътибарын жәлеп итте.

Балалар китапханәдән песиләренә тәмле сөтне күбрәк салып, башларыннан сыпырырга вәгъдә биреп өйләренә таралыштылар.

Чаллы, 17 нче балалар китапханәчесе Орлова М.В.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев