Мультиклар төшерүче Камил
«Милли мультFest» кинофестивалендә Әлмәт шәһәрендәге Р. Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Камил Имамов «Могҗизалы Яңа ел» мультфильмы белән «Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә I урын яулады. Камил – минем сыйныфташым.
Менә икенче тапкыр инде республикабызда балалар өчен бик кызыклы «Милли мультFest» кинофестивале үткәрелә. Быел фестивальнең финалы 26нчы ноябрь көнне Казандагы «Мир» кинотеатрында узды. Әлеге бәйгедә Әлмәт шәһәрендәге Р. Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Камил Имамов «Могҗизалы Яңа ел» мультфильмы белән «Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә I урын яулады. Камил – минем сыйныфташым.
– Камил, мультфильмнар ясау идеясе ничек туды?
– Узган ел декабрь ае башында, Яңа елны көтеп йөргәндә, аның турында мультфильм төшерәсе килгән иде. Шуннан соң без дустым белән сценарий яздык, ә аннары мин әлеге сценарий буенча мультфильм төшердем.
– Бу шөгыль белән күптән мавыгасыңмы, ничек кызыксынып киттең?
– Барысы да 2017нче елдан башланды: ул вакытта мин, башка балалар кебек үк, конструкторлар җыярга ярата идем. Беркөнне интернет киңлекләрендә «лего»дан ясалган мультфильм күрдем һәм үземдә дә мондый мультфильм төшереп карау теләге туды. Беренче мультфильмнарым, әлбәттә, мактанырлык түгел иде. Ләкин вакыт узган саен, алар шәбрәк килеп чыга башлады.
– «Йөргән таш шомара», – дип, юкка әйтмиләр шул. Ә бер мультикны әзерләп, эшен тәмамлау өчен күпме вакыт кирәк?
– Бер мультфильм якынча бер ай чамасы вакытны ала. Бу мультфильмның озынлыгына бәйле. Әгәр дә 10 минуттан артык булса, эш 2 ай яки аннан да күбрәк вакыт алырга мөмкин.
– Ничә мультфильмың бар?
– Хәзерге вакытта 50дән артык.
– Ооо! Ә синең моңа кадәр конкурсларда катнашкан бар идеме, әллә бу синең беренче уңышыңмы?
– Юк, бу беренче җиңүем түгел, алдагы елларда да төрле конкурсларда катнашканым һәм җиңгәнем булды.
– Синең иң зур хыялың нинди?
– Үзем дә белмим, бәлки фильмны төшерүдер.
– Киләчәктә фильмнар белән эшләр идеңме яки сине күбрәк мультфильмнар гына кызыксындырамы?
– Кино төшерү теләге бар, ләкин әлегә мөмкинлекләр юк. Ә мультфильмнар төшерү ул – бер шатлык. Шуңа күрә мультипликация миңа якынрактыр.
– Шундый кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, Камил! Иҗатыңда уңышлар һәм яңа идеяләр телим!
Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия, 10нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев