Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мөслимдә "Лучше всех!" конкурсының сайлап алу туры узды

Мөслим гимназиясендә "Лучше всех!" конкурсынын сайлап алу туры узды.

Анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үзләренең киң кырлы талант ияләре булуларын расладылар. Кемдер матур итеп җырлады, кемдер нәфис гимнастика күрсәтте, кемдер үзенең сүзләрене кирегә укый белүе белән шаккаттырды.

Арада бик оста итеп музыка уен коралларында уйнаучылар да булды. Бер бала 21 аятьне яттан сөйләп күрсәтте, берсе исә алфавитнын 39 хәрефенә дә шигырләр укыды, берләре аш-суга осталыкларын, икенчеләре тиз арада кубик-рубик төзи белүләрен күрсәтте, кыскасы укучыларның барысы да сәләтле икән дигән нәтиҗә ясадык.

Ә Вәрәшбаш мәктәбенең 1нче сыйныф укучы Хафизова Адилә 30лап юл билгесен таныды. Ә Галиева Адилә Миләүшә Хәсәнованың "Кем гаепле?" хикәясен тамашачыга сөйләп күрсәтте.


Миләүшә Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КОНКУРС бәйге мөслим лучше всех