Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Моңлы азан тавышы

Азан ул – мөселманнарны Аллаһка гыйбадәт кылырга чакыру.

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр.

Азан....  Азан тавышы килә...

      Азан ул – мөселманнарны Аллаһка  гыйбадәт кылырга чакыру. Олы Кибәче авылында “Фәнил” мәчете ачылуга 15 ел тулуга, ислам динен  үстерүгә зур көч куйган авылдашыбыз Рафаэль Хабибрахман улы Шәрәфиев истәлегенә, авылыбызда һәм Кече Кибәче, Төбәк авылларында мулла булып торган бабайларыбызның якты  рухына багышлап “Азан бәйгесе” үткәрелде. Бәйгене үткәрүдә “Болгар радиосы”ның яңалыклар бүлеге мөхәррире, журналист Люция апа Шәрәфиева  башлап йөри. Азан әйтү бәйгесендә Кече Кибәче, Олы Кибәче, Төбәк, Олыяз, Теләче районының Шәтке авылыннан килгән балалар катнашты. Безнең Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбеннән 12 укучы уңышлы гына чыгыш ясады.

      Бәйге ике яшь категориясе  арасында үтте. Кечкенәләр арасында 1нче урын Олы Кибәче авылыннан 6 яшьлек Сөләйман Яһүдингә бирелде. Үсмерләр арасында Төбәктән Раил Фасхетдинов беренчелекне яулады. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк,  абыем Илһам Шәрәфеев әлеге бәйгедә 2 нче урын алды. Әмир Мөхәммәтҗанов  “Иң моңлы азан әйтүче”  исеменә лаек булды. Бәйгедә катнашкан барлык  балаларга акчалата бүләкләр һәм тәмле күчтәнәчләр бирелде.

 Пәйгамбәребез “Азан укуның савабы шулкадәр күп, аны белсәгез, азан уку өчен бер-берегез белән ярышып, арагызга шобага салып, азан укыр идегез”, – дигән. Алда рамазан ае якынлаша. Укучыларыбыз тәравих намазына да йөриләр. Вакытны дөрес итеп бүлгәндә, барысына да җитешеп була. Мәчетләребездә бервакытта да азан тавышы тынмасын иде! 

Шарафиева Зилә, Саба районы, Олы Кибәче мәктәбе, 6нчы сыйныф укучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев