Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Могҗизаларга бай каникул

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары каникулны ничек үткәрүләре турында язып җибәрделәр.

“Серле Санта” уйнадык
Безнең 6нчы класс өчен быелгы кышкы каникул каникулларның иң шәбе 
булды. Каникулнын беренче көнендә үк класс җитәкчебез Сабирзянова Л.Я. 
белән, машиналарга төялешеп, Казанга экскурсиягә бардык. Казанда карау 
өчен матур урыннар бик күп икән, без бер зур сәүдә үзәгенә бардык.  Анда 
бик кызык булды: без уенчык поезд йорттек, эскалаторда бер каттан икенче 
катка сәяхәт иттек. 

Аннары кинотеатрга кердек, "Тайный Санта" дигән фильм карадык, бик 
кызык булды. Кино беткәч, без KFS га кереп тамак  ялгадык һәм авылга 
кайтып  киттек. Бу көн барыбызга да бик  ошады.
Әлфис Шәмсетдинов, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы


Могҗизаларга бай каникул
Мин кышкы каникулны аеруча яратам. Кыш көне төрле уеннар уйнарга: 
чана-чаңгыда  шуарга, кар бабай ясарга, кар атышып уйнарга була. 
Быелгы каникулда минем иң истәлекле көнем - алтынчы гыйнвар булды. Бу 
көнне мин гаиләм белән Түбән Кама шәһәренә бардым. Анда без тимераякта, 
чанада шудык, кинотеатрга бардык, туганнар белән күрештек. Без кибетләргә 
дә, базарларга да түгел, ә, рәхәтләнеп, туганнардан туганнарга йөрдек. 
Әнием әйткәндәй, туганнар белән күрешү - ул үзе бер могҗиза. Алга таба да, 
каникулларның шулай кызык һәм рәхәт үтүен, могҗизаларга бай булуын 
телим.
Нәфисә Шәрифуллина, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.


Исәпле эш – хисаплы.
Мәктәптә минем иң яраткан фәнем - математика. Шуңа күрә дә мин һәр 
әйбергә исәп-хисап белән карарга тырышам.
Менә кышкы каникул ике атнага сузыла. Вакытны дөрес бүлсәң, ундүрт көн 
эчендә күп әйберләр эшләргә: өйдә әти-әнигә булышырга, кызыклы китап 
укырга, рәхәтләнеп, чана, чаңгы шуарга, тимераякта йөрергә була. Мин нәкъ 
шулай эшләдем дә. Шуңа күрә барысына да өлгердем. Чана-чаңгыда да 
шудым, китаплар да укыдым, өй эшләрендә булыштым, хәтта яңа ел табыны 
өчен әнигә салатлар да ясаштым.
Илнур Нургалиев, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев