Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минзәләгә сәяхәт

Укытучыбыз Роза апа безгә – 1, 3 нче класс укучыларына Минзәлә шәһәренә күңелле сәяхәт оештырды.

Мин 3нче класста укыйм. Безнең мәктәптә еш кына кызыклы чаралар үтә. Укытучы апабыз аларның күбесен әти-әниләр дә катнаша алырлык итеп оештыра. Бергәләп катнашкач тагын да күңеллерәк була. Укытучыбыз Роза апа бу юлы да әтиләр белән киңәшеп, безгә – 1, 3 нче класс укучыларына Минзәлә шәһәренә күңелле сәяхәт оештырды.

 

Шулай итеп, кояшлы апрель көнендә әти-әниләр белән бергәләп юлга чыктык. Иң башта Екатерина күперенә туктадык. Анда безгә апа бераз гына күпернең ни өчен шулай  аталуы турында сөйләде. Бераз Минзәлә елгасы буендагы уен мәйданчыгында уйнап алганнан соң, М.Җәлил исемендәге  Минзәлә педагогия көллиятендәге Муса Җәлил музеена кердек. Монда без патриотик шагыйрьнең Минзәләдә булган вакыты, көллияткә ни өчен аның исеме бирелүе, сугышта, әсирлектә эшләгән батырлыклары турында белдек. Экскурсовод апа шундый мавыктыргыч итеп сөйләде, без вакыт үткәнен сизми дә калдык.

 

Алдагы тукталышыбыз С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Монда безгә театрның оешу тарихын, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда ничек  эшләгәннәрен, артистлар белән булган кызыклы хәлләрне сөйләделәр. Без чын режиссёр белән бергәләп фотога да төштек. Аннары кафега кереп тамак ялгап алдык, шәһәрнең тарихи биналарын карап уздык.

 

Кайтырга чыккач та Минзәләдә алган тәэсирләр белән уртаклашып кайттык. Безгә бу сәяхәт бик ошады. Роза  апабыз шундый күңелле сәяхәтләрне тагын оештырыр дигән теләкләр белән өйләребезгә таралыштык.

Тимирова Гөлнур Ралиф кызы, Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы.

                                 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев