Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында “Орчык бәйрәме” узды

Орчык бәйрәме - ул борын заманнан калган йола. Ул көз көне үткәрелә торган булган.

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында татар халкының онытылып бара торган “Орчык бәйрәме”н уздырдык. Татар халкында милли бәйрәмнәр күп. Аларның кайберләре телдән-телгә күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, кайберләре, кызганычка каршы, бөтенләй онытылып юкка чыккан. Ә бит борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәребезнең балалар тәрбияләүдә әһәмияте чиксез зур.
Хәзер бөтенләй башка вакыт. Кибеттән теләгән бөтен әйберне алып була. Балалар йонның кайдан алынганын һәм ничек эшкәртелгәнен белмиләр. Ләкин яшьләрне гаепләргә ярамый, вакыты шундый. Орчык бәйрәме - бу безгә борын заманнан калган йола. Ул көз көне үткәрелә торган булган.
Бәйрәмебезгә “Ак калфак” оешмасыннан кызлар, мәгариф бүлегенең балалар бакчалары буенча методисты - Эльвира Фарахутдиновна, кунаклар һәм әбиләребез килгәннәр иде.
“Орчык өмәсен” яшь артистларыбыз “Теле барның - юлы бар” дигән әкият белән башлап җибәрделәр. Алар, көчле алкышларга күмелеп, бәйрәмне дәвам иттеләр. “Әбиемнең күңел җылысы” исемле күргәзмәдә тегелгән, чигелгән тастымаллар, калфак, алъяпкыч, түбәтәй, мендәр тышлары һәм башкалар; бәйләнгән әйберләр белән беррәттән, йон кабасы, орчыклар бар иде.

Бәйрәмдә әбиләр орчык тарихы, бәйләнгән, чигелгән әйберләр һәм татар халкының милли ризыклары белән таныштырдылар. Хәттә, 1856 елгы сугылган тастымал да бар иде. Бәйрәмебез татар халкының биюләре, уеннары, җырлары, мәкәльләр әйтешү белән аралаштырып барылды. Аеруча, кунакларның Әлфинур Рифкатовна башкаруындагы җыры күңелләрен эретеп җибәрде.
Килгән кунаклар һәм әбиләр үз оныклары белән татар халкының милли киеме - түшлек ясау мастер-классында катнаштылар.
Мондый бәйрәмнәр балалар өчен бик кызыклы, чөнки алар күп мәгълүмат тупладылар. Бу көнне бирегә җыелган һәркемне бәйрәм рухы өенә кадәр озата кайтты. Әлеге җылы хис аларны да, безне дә бик озак җылытып торыр әле. Килгән барлык кунакларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.


Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев