Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем яраткан укытучым

Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылыннан Карасаева Диана яраткан укытучысы турында яза.

Мин Карасаева Диана, Әстерхан өлкәсе, Идел буе районы, Киләче авылында яшим. Миңа 15 яшь.
Минем яраткан укытучым – Наилә Исламовна Есенбаева. Ул Россия Герое Азамат Тасимов исемендәге Киләче урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесында 27 ел татар теле һәм әдәбияты укыта. Татарстанның атказанган, Россиянең Мактаулы укытучысы - минем сыйныф җитәкчем, икенче сыйныфтан башлап минем яраткан укытучым.

Укытучым акыллы да, талантлы да, белемле дә, игътибарлы да, сабыр да, тыйнак та, тәҗрибәле дә. Балаларның рухи дөнясына үтеп керә белә, балаларны чын күңелдән ярата, чын шәхес тәрбияләүдә бөтен көчен куя. Ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша: “Дуслык” татар җәмгыяте әгъзасы, волонтерлар оешмасы җитәкчесе.

Минем укытучым ике тапкыр Россия Президенты гранты алды. Россия күләмендә узган “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә өченче урынга лаек булды. Мәктәптәге һәр бала аның белән татарча исәнләшә. Татар телен барлык милләт балалары да өйрәнә. Тәнәфесләрдә дә Наилә Исламовна янында һәрвакыт укучылар. Ул безне татарча сөйләргә, язарга, җырларга, биергә өйрәтә. Җәй көннәрендә дә безнең белән гел элемтәдэ: Казанга лагерьларга, төрле шәһәрләргә эксурсияләргә алып бара. Ел саен авылда балалар Сабантуе оештыра. Сыйныф сәгатьләрендә безне татар халык ашлары пешерергә өйрәтә.Ул безгә әни кебек.
Мин киләчәктә аңа охшарга тырышачакмын. Укытучы булам,Алла бирса! ️️Наилә Исламовнага авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.
Рәхмәт Сезгә, яраткан Укытучым!


Карасаева Диана, Әстерхан өлкәсе, Идел буе районы, Киләче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев