Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем дустым

Дуслыкны кем ничек аңлыйдыр, минемчә ул бер-берең белән серләреңне сөйләшү, ярдәмләшү.

Дуслыкны кем ничек аңлыйдыр, минемчә ул бер-берең белән серләреңне сөйләшү, ярдәмләшү.

“Балачак дусларың онытылмый ул”, - ди әнием. Минем дә бар якын дусларым. Алар республикабызның төрле шәһәрләрендә яшиләр. Гадел исемле, кара чәчле, озын буйлы, шук, шаян малай безнең авылга Актаныштан кунакка кайтып йөри.

Җәйге озын каникулларны без гел бергә – аерылгысыз дуслар. Футболны шәп  уйный ул, җитез һәм бик көчле. Мопедта йөрүләр, бергә су коенулар, урманга җиләккә, гөмбәгә йөрүләр үзе бер кызык.

Урманнан арып-талып кайтабыз да су буена йөгерәбез. Аннан безгә кайтып чәйләп алабыз. Гадел укуында да тырыш, тәртипле һәм акыллы, ул бик күп белә. Мин шундый дустым булуына куанам.

Рүзәл Арсланов, Актаныш районы Богады мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев