Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем бабакаем

Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы Уразаева Элина яраткан бабасы турында язып җибәргән.

Бүген минем яраткан бабакаемның туган көне, аңа 55 яшь тулды. Аның исеме Рамил, Актаныш районы Әтәс авылында яши. Ул мине бик ярата, матур курчаклар, киемнәр, күп итеп тәмле әйберләр ала.

Мин Әтәскә гел кунакка барам, бабакаем мине машинада йөртә. Аның лапаста атлары күп, ике эте һәм бер поние бар. Ул понида минем утырып йөргәнем дә бар. Ә кыш көне бабам ат җигеп безне чанада йөртә. 

Мин бабакаемны бик яратам, аңа сәламәтлек телим. 

Уразаева Элина, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев