Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем әнием – минем горурлыгым!

Без һәрвакыт әни янында булырга, һәрбер минутны аның белән үткәрергә яратабыз.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әннә", "әни" сүзе белән ачылган. Минем әнием бик әйбәт, сабыр, тыйнак. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа  шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа өй эшләрен эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.

Минем әнием – минем горурлыгым! Чөнки ул безнен гаиләбезнең  якты кояшы. Без һәрвакыт әни янында булырга, һәрбер минутны аның белән үткәрергә яратабыз. Буш вакытларында ул мине төрле ризыклар пешерергә өйрәтә һәм үзенең студент чакларындагы актив тормышы турында, әтием белән булган мәхәббәт тарихы турында сөйли. Хәзерге көндә ул ИТ-академиянең житәкчесе булып эшли. Анын эшенә бару - минем өчен иң күңелле мизгел.

Гаиләбезнен яраткан ае – Ураза ае. Без ул бәйрәмгә әнием белән  алдан ук әзерләнә башлыйбыз: якыннарыбызга бүләкләр алабыз, ифтарны ничек уздыру турында планнар корабыз, төрле догалар ятлыйбыз. Әтием белән әнием Ураза бәйрәмендә безгә квестлар оештыралар.

Безнең гаилә бик тату, мин гаиләм белән горурланам!

Әминә Сахипова, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 2нче «Б» сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев