Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Минем әби – супер әби!» бәйрәме үткәрдек

Исәнме, минем яраткан гәзитем «Көмеш кыңгырау»! Сиңа Актаныштан сине зарыгып көтеп алучы укучың Алия яза.

Исәнме, минем яраткан гәзитем «Көмеш кыңгырау»! Сиңа Актаныштан сине зарыгып көтеп алучы укучың Алия яза. Мин 2нче мәктәпнең 2нче Б сыйныфында укыйм. Безнең сыйныфта бик җанлы тормыш алып барыла: уку белән беррәттән, бик күп кенә бәйрәмнәр булып тора. Шуларның берсе – 6 мартта булган «Минем әби – супер әби!» турында сүзем.

Бу бәйрәм безнең бөтен дәү әниләребезне, әбекәйләребезне бергә җыйды. Фәрхәтнең дәү әнисе укыган дога белән башланып киткән бәйрәм, безнең йөрәктән чыккан шигырь-җырларыбыз белән дәвам итте. Әбиләребез үзләре турында без  язган язмаларны тыңладылар, портретларын таныдылар, уеннар уйнадылар. Әле аларның зирәклеген дә тикшерде укытучыбыз!  Кыскасы, кичә бик күңелле булды! Ахырда, үзләре пешереп алып килгән татар халык сыйлары белән таныштыргач, әбиләребез белән тәмләп чәй эчтек! Дәү әниләребез, кичәне оештырган сыйныф җитәкчебез Зифа Зөфәрҗан кызына зур рәхмәтләрен җиткереп, өйләргә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев