Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин – зур үзгәрешләрнең нәни өлеше

Менә, күптән түгел, Түбән Новгород шәһәреннән кайттым. Анда Россиякүләм «Зур тәнәфес» конкурсының ярымфиналы узды.

Еллар уза, айлар уза, ә мин үзгәрмим – гел яңалык эзләп йөрүче кызмын. Тормыш бит ул шундый: ничек кенә әйләнмәсен, үз уңаеңа көйли белергә, теләгәнеңә ирешә белергә кирәк.

Менә, күптән түгел, Түбән Новгород шәһәреннән кайттым. Анда Россиякүләм «Зур тәнәфес» конкурсының ярымфиналы узды.  Бу чарадан мин, һәрбер  нәни сәяхәтемнән кебек, җылы хатирәләр төяп, яңа дуслар һәм күп-күп итеп тәҗрибә алып кайттым. Тәэсирләремне сезнең белән дә бүлешәсем килде!

Кызык булды

Биш көн эчендә нәрсә генә эшләмәдек: яңа проект та уйлап таптык, отельдә дә яшәдек, тавыш беткәнче рәхәтләнеп җырладык та. Вакыт узган саен шуны аңлыйм: һәр мизгелне без үзебез тудырабыз, һәр нәрсә дә безнең кулыбызда булмаса да, без дә күпне, бик күпне тудырырга сәләтлебез. «Зур тәнәфес» барлык Идел буе яшьләрен туплап, аларның якты фикерләрен берләштерә. Һәм әлеге фикерләрдән, алтын бөртекләрдән сыман тарих, яңа тарих туа... Күпме яшьләрне берләштереп, безгә кызыклы программа төзегәннәре өчен барлык җитәкчеләргә дә рәхмәтем зур. Ә мин зур үзгәрешләрнең нәни өлеше булуым белән чиксез бәхетлемен.

Бирешмим!

Күптән түгел Россиякүләм «Зур тәнәфес» конкурсының финалистлары исемлеге чыкты. Мин анда юк идем. Дөресен әйткәндә, башта шок хисен кичердем. Шулкадәр көчемне, җанымны, вакытымны биреп эшләгән, өмет багланган эш тә килеп чыкмаса инде.. Миндә 770 тән 588 балл иде. Аналитик фикерләү критерие буенча эксперт түбән балл куйган. Әйе, кулдан ычкынган мөмкинлекне бик жәл. Ни дисәң дә, 11 сыйныф, ахыргы ел.. Тик мин уйлап карадым  да, фикерләүдән соң мондый карарга килдем: күпме җиңелүләр аша кичеп, хәзер бирешергә димени? Язмыш ничек кенә куерса да, яхшыга юрарга кирәк. Димәк, шулай кирәк! Миңа җиһан башка һәм, шикләнмим дә, кәттәрәк бүләк әзерли! Бар да яхшы булыр, Алла Боерса!

Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре, «СОлНЦе» мәктәбе, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев