Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин вәгъдәмне үтәдем!

16-21 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында елга бер тапкыр үткәрелә торган зур масштабтагы бәйрәм булып узды.

16-21 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында елга бер тапкыр үткәрелә торган зур масштабтагы бәйрәм булып узды. Әйе, Габдулла Тукай исемендәге XIII Халыкара шигырь укучылар бәйгесе – чыннан да, зур бәйрәм ул! Ә ни өчен икәнлеген язмамны укыгач үзегез дә белерсез.

 

Сайлап алу

 

«Гасырлар аша» дип исемләнгән бәйрәм ачык дип игълан ителде! Быел ул милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде. Һәм менә ике көн дәвамында Актерлар йортына 500дән артык кеше җыелды. Укучылар һәм студентлар дүрт яшь категориясе һәм ике номинацияда көч сынаштылар. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге шунда: укучылар борынгы заман язучылары (Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни һ.б.) әсәрләрен башкарырга тиеш. Күз алдына китерегез: 11-15 гасырда язылган шигырьләр. Башка төрле фәлсәфи караш, иске татар теле... Әмма шулай булса да, бар катнашучылар да җиңүче дәрәҗәсендә чыгыш ясады. Иң авыры жюри абый-апаларыбызга: Инсаф Абдулла, Фәтхуллина Эльмира һ.бга булгандыр, мөгаен. Ләкин шулай булса да күпчелегебез өчен бу көнне бәйге тәмамланды...

 

Җиңүчеләр

 

Менә без кабат шул сәхнәдә, әмма бүген инде күпкә азрак. Көндәшләрнең дә иң-иңнәре генә җыелган... Күпләр өчен бүләкләү тантанасы иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булса да, минем өчен башкачарак – нәкъ шул көнне йөрәгем дерелдәп чыгып китәр сыман иде. Озын сүзнең кыскасы, гала-концертка 29 шигырь укучы узды. Һәм шуларның берсе – мин! (Ә иртәгә нәрсә булыр икән?)

 

Репетиция

 

Иртәгәсен Зөлфәт абый һәм Ләйсән апаның җылы карашларын күрүдән башланып китте. Без алар белән гала-концертта бәйрәм күрсәтергә тиешбез. Сүзләр белән генә әлеге мохитне аңлатып биреп булмас... Без, катнашучылар, үзебез бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән зур бәйгенең йомгаклау өлешен алып баруда катнашачакбыз. Шәп бит, әйеме? 6 сәгать дәвамында сәхнәгә бер менәсең, бер төшәсең. Күпме тәҗрибә, бетмәс энергия... Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, яраткан абый-апаларыбыз!

Инсаф абый Абдулла турында да берничә сүз әйтми калып булмас. Аның кебек олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше бу дөньяда башка юктыр. «Кызым» дип эндәшүләре ни тора... Кайвакыт әрләп тә ала инде.

 

Гала-концерт

 

Зал тулы тамашачы һәм без үзебез әзерләгән концерт кичәсен башлап җибәрәбез... Нинди хисләр кичердемме мин әлеге минутларда? Белмим... Төгәлрәге, аңлатып бирә алмыйм. Горурлык катыш шатлыктыр, мөгаен.

Узган ел мин әлеге сәхнәгә менеп җиңүче исемен яуларга вәгъдә биргән идем. Һәм менә ул көн дә килеп җитте! Мин Ркаил абый Зәйдулла янында 2нче урын дипломын тотып, басып торам. Җанны озак еллар җылытырлык хатирәләр бу...

Фирүзә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев