Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Мин татарча сөйләшәм” программасының «Халык әйтсә, хак әйтә» этабында катнаштык

Конкурста катнашулары турында 54нче гимназиянең 4 В сыйныфы укучысы Миннеханова Зәлинә язган.

27 октябрьдә без, 54 нче гимназиянең 4 В сыйныфы укучылары, “Мин татарча сөйләшәм” программасының беренче “Халык әйтсә – хак әйтә” этабында катнаштык. Программа туган татар телебезне үстерүгә, аны өйрәнүнең кызыклы һәм мавыктыргыч, шул ук вакытта файдалы юнәлешләрен ачып күрсәтте.

Конкурста биремнәр татар халык авыз иҗаты әсәрләренә багышланган иде. Без башка мәктәп укучылары белән “Әкиятләр илендә”, “Халык әйтсә, хак әйтә”, “Табышмаклар илендә”, “Әйт сынамыш” кебек төрле конкурсларда көч сынаштык. Халкыбызның милли киемнәрен кию безнең үз-үзебезгә ышанычны арттырды. Ә конкурс үзе кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. Без белемнәребезне арттыру белән беррәттән рухи яктан да баедык.

Әлеге программа милли үзаңны, татар халык авыз иҗаты белән кызыксынуны үстерә. Мин татар булуым белән горурланам!

Миннеханова Зәлинә, 4 В сыйныфы укучысы, 54 нче гимназия.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев