Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин тагын беренче!

Кышкы спорт төрләренә килгәндә, мин чаңгыда шууны бигрәк тә үз итәм. Ә ярышларны, ат чабышка әзерләнгән кебек, ярсып көтеп алам.

Кыш... Суыклыгы белән куркытса да, матурлыгы, күңеллелеге белән сөендерә дә ул. Ә кышкы уеннар, спорт төрләре миңа аеруча якын инде. Мин үзем кыш кызы бит.

Кышкы спорт төрләренә килгәндә, мин чаңгыда шууны бигрәк тә үз итәм. Ә ярышларны, ат чабышка әзерләнгән кебек, ярсып көтеп алам. Районыбыз күләмендә ел саен оештырыла торган ярышларның берсе — «Лыжня России». Аны, билгеле, безнең районда гына түгел, бөтен илебездә үткәрәләр.

Үткән елгысы да әле бүгенгедәй исемдә. Ничек онытылсын инде?! Мин бит пьедесталның иң югары баскычында идем!

Быелгы ярышка без энем белән бардык. Ул да минем кебек спортка тартыла башлады. Әниебез генә җитмәде. Ул да спортка гашыйк кеше. Аның сәбәбе бар шул. Ул кечкенә сеңлебезне карый. 

Менә без районга кузгалдык. Юлда ук йөрәк күкрәктән чыгардай булып типте. Энем борчуын күрсәтмәде. Әллә аңлап та бетермәгәндер, беренче тапкыр гына баруы шул мондый ярышка.

Һәрвакыттагыча кеше күп җыелган. Ярышны яшь буенча төркемләп уздыралар. Чаңгыларыбыз әзер, үзләре йөгерердәй итеп ялтыраттык бит асларын. Каушамыйча старттан кузгалу гына кирәк. Энем Рүзәлләр группасы 600 метрга, без 1 километр йөгерәсе булды. Туганымның стартта егылуын күргәч, бик борчылдым. Ләкин минем энемнең көчле рухлы икәнен аның өченче урынны яулаганын күргәч аңладым. Горурландым да инде! Хәзер миңа үз ераклыгымда ничек тә бирешмәскә кирәк иде. Кузгалуга алга ыргылдым. Юл буе бирмәдем бит алдынгылыкны. Менә финиш күренә, сулыш алулары авырайды, аяклар да тыңламый башлаган кебек булды. Ләкин үҗәтлегем мине тагын беренчелеккә алып килде. Быел да мин беренче!

Ярышның иң күңелле вакыты — бүләкләү. Безгә грамота һәм сертификатлар тапшырдылар. Әти белән әни безнең уңышлар турында белгәч, куандылар да инде... Ә үземнең ничек сөенгәнемне белсәгез?!

Әгъзәмова Гүзәл, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нсе сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев