Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин – табигать баласы!

Кай­чан әле чи­рәм­гә су­зы­лып ятып бо­лыт­лар ак­ка­нын кү­зә­тер идең. Алар­га ия­реп хы­ял дөнь­я­сы­на ке­реп чу­ма­сың. Рә­хәт!

Җәй­не мин бик  яра­там. Ни­чек ярат­мый­сың ди ин­де?! Ис­кит­мә­ле бит ул ми­нем авы­лым җәе. Әй­тер­сең лә, та­би­га­те үк тыл­сым­лы. Җи­ләк­ле ур­ман, бо­лын­нар­га бай.

Бы­ел биг­рәк тә мул­дан бул­ды җи­лә­ге. Ярат­кан ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кай әй­меш­ли, күз ачып йом­ган­чы, бер чи­ләк җы­яр­лык! Ти­рә-ягың­да кош­лар сай­рый, якын­да гы­на бор­ма­ла­нып инеш ага. Ан­нан ерак тү­гел чиш­мә. Шун­дый хо­зур­лык ко­ча­гын­да җи­ләк җыю – ләз­зәт ул!

Җәй­не, әл­бәт­тә, кө­тү­гә чы­гу­дан баш­ка да күз ал­ды­на ки­те­реп бул­мый. Кай­чан әле чи­рәм­гә су­зы­лып ятып бо­лыт­лар ак­ка­нын кү­зә­тер идең. Алар­га ия­реп хы­ял дөнь­я­сы­на ке­реп чу­ма­сың. Рә­хәт!

Озын сүз­нең кыс­ка­сы: мин – га­ди, са­ми­ми, эч­кер­сез бер та­би­гать ба­ла­сы.

Нә­фи­сә Шә­ях­мә­то­ва, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ис­ке Ко­ма­зан авы­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев