Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин – Миңнурый

Минем өчен иң көтелмәгән зур җиңү – ул «Алгы пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә диплом белән бүләкләнү булды.

Театр ул искиткеч могҗиза, серле бер учак! Шул учак тирәли җыелып, сәхнәдә кечкенә генә булса да бер роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр.

Һәр кешедә ниндидер бер сәләт булмый калмый: кемдер җырлый, кемдер  сөйли, бии. Һәм укучыларның менә шундый сәләтләрен, теләкләрен исәпкә алып, татар теле укытучыбыз Зөлфия Ялалова «Яшьлек» театр түгәрәге оештырды.

Без, 6 -7 сыйныф укучылары, Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» әсәрен сәхнәләштереп, республика күләмендә узган «Театр дулкыны» бәйгесендә «Театрга мәхәббәт» номинациясендә җиңү яуладык.

Ә минем өчен иң көтелмәгән зур җиңү – ул «Алгы пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә диплом белән бүләкләнү булды. Мин Миңнурый ролен башкардым.

Моңа кадәр әле үземне алып баручы буларак кына сынап караган булсам, театрда уйнау, берничә минутка әдәби образга кереп, аның хисләре, уй-хыяллары белән яшәп алу минем өчен яңа бер иҗат төре булды.

Азалия Кәримова, Адымнар-Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X