Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин – Мактау тактасында!

«Минем сезгә үземнең шатлыгымны җиткерәсем килә. 16нчы февраль көнне Спас районында “Алдангылар слеты” булып узды» дип яза Алинә Минхатыпова.

Минем сезгә үземнең шатлыгымны җиткерәсем килә. 16нчы февраль көнне Спас районында “Алдангылар слеты” булып узды. Белгәнегезчә, алдангылар слетына иң тырыш хезмәт күрсәтүчеләр, актив эшчәннәр чакырыла. Болгар мәдәният сараенда бу чарага багышланган  бәйрәм концерты узды.

Быел бу чарада катнашырга мин дә лаек булдым. Беләсезме, мине анда нинди сюрприз көткән икән?! Концерт барышында алдынгыларны бүләкләү башланды. Мине дә 2022 ел нәтиҗәләре буенча Мактау тактасына керткәннәр икән бит. Бәйрәм барышында миңа Мактау тактасына кую турында таныклык һәм призлы сертификат тапшырдылар. Бәйрәм бик кызыклы узды. Мактау тактасына лаек булуыма мин бик шатмын, бу минем тырыш хезмәтемнең нәтиҗәсе. Шатлыклы мизгелне сезгә дә җиткермичә булдыра алмадым.

Бу вакыйга мине тагын да тырышып укырга, туган җиремә тугрылыклы булырга этәргеч ясады.

Алинә Минхатыпова, Спас районы Иске Рәҗәп авылы, 10нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев