Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин дә ураза тоттым!

Менә без көтеп алган Рамазан гаете дә килеп җитте. Мөселманнар ае буе ураза тоттылар. Мин дә берничә көн тота алдым уразаны.

Менә без көтеп алган Рамазан гаете дә килеп җитте. Мөселманнар ае буе ураза тоттылар. Мин дә берничә көн тота алдым уразаны. Күп догалар укыдык, теләкләр теләдек.

Беләсегез килсә, ураза – ач тору гына түгел ул. Ураза тотарга дөрес итеп, догалар укып ниятләү дә кирәк. Таң атканчы ашап-эчкәч, ифтарга кадәр ашарга ярамый. Аннары, ифтарның да үз тәртибе бар. Без, мәсәлән йә су, йә җимеш белән авыз ачтык. Пәйгәмбәребез Мостафа Мөхәммәд Саләйлаһү Вәссәләм: «Әгәр дә берәү ураза тотса, хөрмә белән авызын ачсын. Хөрмә булмаса, су белән», дип әйткән.

Ифтардан соң мин мәчеткә тәрәвих намазы укырга йөрдем. Тәравих намазын Рамазан аенда гына укыйлар. Ул  – төнге намаз.

Беләм, яшьтәшләрем арасында да ураза тотучылар байтак. Барыбызның да тоткан уразаларыбыз мөбарәк булсын дип теләп калам. Һәм барыгызны да бәйрәм белән тәбриклим!

Әдилә Вәлиева, Кукмара, Мәчкәрә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев