Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Китапстан»да катнашам

Миңа бик ошап тора әле «Китапстан».

Мин китап укырга бик тә яратам. Саба район балалар китапханәсендә эшләүче Илсөяр һәм Әдилә апа «Камилә, яңа китап кайтты, әйдә кил», - дип кенә торалар. «Китапстан» проектын да алар тәкъдим итте.

«Китапстан» — башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылучы җәйге китап марафоны. Әлеге марафонда мин мәктәптән җәйге чорда укырга биргән китаплар белән катнашам.

Мин брошюра-юл күрсәткеч буенча хәрәкәт итеп, үземнең китап укуда алган хис-кичерешләремне билгеләп барачакмын.

Әле параллель рәвештә төрле биремнәрне үтиячәкмен: «Китапны бер сүз белән тасвирла», «Әсәрдә булган өч предметның рәсемен яса», «Әсәрнең төп героеның рәсемен яса» һәм башкалар. Юл күрсәткеч өстәл уенына охшаш, мин аны игезәгем Сәминә белән эшлим. Миңа бик ошап тора әле «Китапстан». 

Әхмәтшина Камилә, Саба районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев