Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин быел Хэллоуин үткәрергә булдым

Без дусларым белән бергәләшеп өйне бизәргә, төрле тәм-томнар пешерергә hәм куркыныч фильм карарга уйлыйбыз.

31нче октябрь көнне һәркемгә билгеле булган Хэллоуин бәйрәме уза. Ул безнең халык бәйрәмнәренә кермәсә дә, кайбер кешеләр аны ел саен билгеләп үтәләр.

Мин дә быел Хэллоуинны үткәрергә булдым. Моның өчен бу бәйрәмнең тарихын һәм традицияләрен яхшылап өйрәндем. Алар турында сезгә дә бераз сөйләп китәсем килә.

XVI гасырдан бирле Хэллоуин 31нче октябрь төнендә үткәрелә һәм бу көнне традиция буенча, өлкәннәр һәм балалар монстрлар, вампирлар булып киенәләр һәм өйдән-өйгә, тәм-томнар сорап йөриләр.

Әмма минем өчен бу бәйрәмнең иң кызыклы өлеше – йортны төрле куркыныч декорацияләр белән бизәү. Күбесенчә кешеләр өйләрен кагәзьдән ясалган ярканатлар, үрмәкүчләр hәм, әлбәттә, хэллоуинның төп символы – кабак белән бизиләр.

Без дусларым белән өйдән-өйгә йөри алмасак та, бергәләшеп җыелып, өйне бизәргә, хэллоуин тематикасына төрле тәм-томнар пешерергә hәм куркыныч фильм карарга уйлыйбыз.


Азилә Сираҗиева, «Адымнар-Чаллы».


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев