Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин – бүреләр атаманы!

«Битлек» V район театраль фестиваль-конкурсында Габдулла Тукай буенча Гәрәй Рәхимнең «Кәҗә белән Сарык» әкият-пьесасын куйдык.

Кечкенә чагымнан ук үземнең кайсы өлкәдә сәләтле булуымны беләсем килде. Спорт белән дә шөгыльләндем, шигырь дә язып карадым. Мәктәпкә кергәч, үзебезнең Иштирәк мәдәният йортында эшләп килүче «Тамчы» балалар театр коллективына йөри башладым. Без миниатюралар, конферанс, нәфис сүз, спектакльләр генә куймыйбыз, ә районның да, авылның да мәдәни чараларында актив катнашабыз. Быел да безнең коллектив «Битлек» V район театраль фестиваль-конкурсында катнашты. Габдулла Тукай буенча Гәрәй Рәхимнең «Кәҗә белән Сарык» әкият-пьесасын куйдык. Спектакльдә мин Бүреләр атаманы ролен уйнадым. Минем кул астында: урлаучы, кеше талаучы, куркытучы бүреләр иде. Ләкин бүреләр бик куркак ерткычлар икән, үз хуҗаларын калдырып, төрле якка качып киттеләр. Кәҗә белән Сарык, киресенчә, бүреләрдән куркып тормыйча, хәйлә белән тапкан бүре башын чыгарып, аларның котын алдылар. Чөнки алар бердәм, дус. Әби белән бабай аларны тату булырлык итеп тәрбияләгән. Кәҗә белән Сарык байның корсагын тишеп, әби белән бабайдан алган әйберләрен кире кайтардылар.

Мине бу әкият авырлыкларга каршы торырга, аларны җиңәргә өйрәтте.

Зәринә Мостафина, 12 яшь, Тукай районы, Иштирәк авылы, «Тамчы» балалар театр коллективы шәкерте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев