Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин бабамны яратам

Безнең Иске Богады җирлегендә өлкәннәр ункөнлеген бик матур итеп уздыралар.

Безнең Иске Богады җирлегендә өлкәннәр ункөнлеген бик матур итеп уздыралар. Күчтәнәч каплар өләшәләр, мәдәният йортында, авыл клубларында концертлар куялар. Без дә мәктәбебез белән бу концертта катнаштык,алар өчен шигырьләр укыдык, җырлар җырладык. Минем ерак  бабам Мөбәрәк тә инде өлкән яшьтә. Аңа быел җәй 83 яшь тулды. Бабамның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Үзе кебек авыл малайлары белән алар басудан кайтып кермәгәннәр. Авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, ул шофер һөнәрен үзләштерә. Туган авылына кайтып гомер буе тракторда, комбайнда эшли. Өлкән яшьтә дә фермада сыерлар карый әле ул. Алар ерак әбием Гөлнәфидә белән ике кыз, бер ул үстергәннәр. Хәзер ул үзенең төп нигезендә яши. Мин бабама ярдәм итәргә барам һәм аның киләчәктә дә безне куандырып сау-сәламәт булып озак, еллар гомер итүен телим. 



Рүзәл Арсланов, Актаныш районы  Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев