Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин авылны бик яратам

Ә сез беләсезме бал кортларын күзәтеп тору ничек кызык? Алар турында миңа бабай бик күп сөйли.

Газизҗан бабам белән Исламия әбием,
Бик тырыш, бик уңган.
Мин дә аларга булышам
Умарта кортларын карашам.

Умарта кортлары белән эшләү бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы. Чөнки умартачыга тырышлык кына җитми, ә бөтен нюансларын белеп эшләргә кирәк. Минем бабай белән әби инде күп еллар умарта тоталар. Шуңа күрә бездә бал да бик күп була. 

Ә сез беләсезме бал кортларын күзәтеп тору ничек кызык? Алар турында миңа бабай бик күп сөйли, үзем дә бал кортлары турында кызыксынып укыйм, төрле фильмнар да карага яратам. Мисалга, кортлар никадәр бердәм булып югары күтәреләләр, шул кадәр көчлерәк булалар. Ә көчлерәк булган саен, күбрәк бал әзерлиләр. Ә бал аерту бездә үзе бер бәйрәм.

Сыек балның, төрле төсләргә керә-керә, салмак кына агуын мин бик озак карап тора алам. Бабай белән әбиемә ярдәм итәргә тырышам. Инде бөтен эшләр тәмамлангач, бөтенебез җыелып, әбием пешергән коймаклар белән тәмләп чәй эчәбез.

Ильвина Идиятуллина, «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең 5нче Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев