Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин әти кызы

Мин әтигә әнигә сөйли алмаган серләремне сөйлим.

Безнең гаиләбездә биш кеше: әтием, әнием, мин һәм ике энекәшем. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әнием һәрчак үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, фикерләшеп эшлиләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар.

Мин үзем күбрәк әти янында йөрергә яратам. Миңа калса, кызлар әти сарлы була, дигән сүз безгә туры киләдер. Чөнки без әтием белән өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәбез. Ул, мин белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә.

Мин аңа әнигә сөйли алмаган серләремне сөйлим. Ул беркайчанда орышмый, тыңлый, аңлый, киңәш бирә. Без, балалары, аны дус итеп кабул итәбез, шул ук вакытта аны яратып, аңа хөрмәт белән карыйбыз.

Әтием һөнәре буенча — бораулаучы ярдәмчесе. Аның эше бик авыр һәм җаваплы. Аны эш урынында хөрмәт итәләр.

Әти-әнием минем өчен олы терәк, зур таяныч. Мин алар белән горурланам. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта яшәргә язсын.

Айзилә Әхмәтова, Актаныш районы Аккүз мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев