Мин алдынгы, син алдынгы — без бердәм!
«Алдынгылар хәрәкәте» нәрсә ул һәм аңа ничек кушылырга?
Без — бүгенге яшьләр, бик бәхетле. Чөнки без хыялларыбызны чынга ашыра алабыз. Россиябезнең төрле төбәкләрендә яшәүче сәләтле яшьләр «Алдынгылар хәрәкәте»нә кушыла. «Алдынгылар хәрәкәте» ул — иң җылы кичерешләр, якын дуслар, сәяхәтләр, иң кызыклы вакыйгалар.
Әйдәгез әле, барлык яшьләр өчен дә әһәмиятле булган (мин моңа шикләнмим дә!) тарихка тирәнрәк чумып карыйк.
Нәрсәдән башланды?
2022 елның апрелендә Диана Красовская президентыбыз В. В. Путинга барлык яшьләрне, үсмерләрне туплаучы хәрәкәт хакында хыяллануын әйтә. Ә инде ике айдан — июньдә Россиякүләм Яшьләр Оешмаларының слеты уза. Шушы ук елны 14нче июльдә рәсми рәвештә «Россиякүләм яшьләр һәм яшүсмерләр хәрәкәте» хакында карар кабул ителә һәм Артек лагеренда әлеге берләшмәнең оештыру комитеты туплана.
Әмма иң зур вакыйга декабрьгә туры килде — барлык төбәкләрдә торучы яшүсмерләрнең җыены, ягъни «Алдынгылар»ның беренче съезды узды.
Безнең хәрәкәтебез үскәннән үсә, көчәйгәннән көчәя бара.
Төп мәгънәсе
«Алдынгыларның» девизы — «Без Россиянең бөек киләчәген тәэмин итү, дөньяны яхшы якка үзгәртү өчен барлык буыннарның да тормышын лаеклы һәм бәхетле итү өчен хәрәкәткә берләштек!».
Безнең хәрәкәттә барлыгы унике юнәлеш: иҗат, сәламәтлек, интеллектуаль сфера, спорт, һ.б. Аларның һәрберсендә дә син үзеңне сынап карый, үз сәләтеңне ачуга яңа өлеш кертә аласың.
«Алдынгылар» ның төп өч нигезләмәсе:
— Без үзебезне Ватаныбызның пионерлары дип саныйбыз!
— Без белем һәм иҗатта, Ватанны саклауда, фәндә һәм технологияләрдә, хезмәттә һәм спортта, табигатьне саклауда һәм хыялларыбызны тормышка ашырырга теләгән һәр җирдә беренче булырга телибез!
— Без дөньяны ачучылар һәм аны яхшы якка үзгәртергә теләүчеләр!
Әйе, бик дөрес: без һәрвакытта да бергә, бердәм һәм тату гына түгел, БЕРЕНЧЕЛӘР, АЛДЫНГЫЛАР да булырга тиешбез.
Әлеге хәрәкәтнең төп, иң төп максаты — яшьләргә үз потенциалын, энергиясен дөрес юнәлешкә юлларга, булган сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә булышу. Без — яшьләр, илнең киләчәге безнең кулда. Ә «Алдынгылар» яшьләр илебезнең лаеклы шәхесләре булып үссен өчен барысына да әзер.
Кушыласыңмы!
Кызыктырганмындыр сине, дустым, шәт. Яшьлегеңнең гүзәл мизгелләрен әрәм итмичә, барлык мөмкинлекләреңне дә кулланырга, максат хыялларыңны чынга ашырырга тырышып кара әле. Киттек?
- Беренче адым: будьвдвижении.рф сайтына кереп, теркәлергә кирәк.
- Икенче адым: «РДДМ бүлеге» ндә кирәкле оешма (отделение) ны күрсәт
- Өченче адым: Госуслуги сайтында электрон подпись ярдәмендә гаризага кул куй.
- Дүртенче адым: гаризаны беркет һәм җибәр
- Бишенче адым: менә дустым, шулай итеп, син дә безнең рәтләргә кушылдың. Безгә рәхәт — чөнки безне уртак максат берләштерә.
Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре, СОлНЦе мәктәбе, 11нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев