Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Милли музейда булдым

Бу музейны йөреп һәм карап чыгар өчен 2 сәгатьтән артык вакыт кирәк.

Мин Казанда милли музейда булдым. Миңа бер конкурста җиңгән өчен Милли музейга 4 кешелек сертификат бүләк иткәннәр иде. Шул сертификат хисабына кердем.

Миңа музей бик ошады, анда Татарстан тарихының барлык этапларын күрсәткән 250 мең экспонат бар.

Монда Татарстанның бөтен тарихы чагылдырылган. Анда шундый зур 5 метрлык көймә бар. Ул агачны чокып ясалган. Музейда кешеләрнең киемнәренең төрлелеге кызыксындырды. Бай кешеләр чит илдән килгән материалдан тегелгән киемнәр кигән, гади кешеләр киемнәре дә үзенчәлекле.

Культуралар һәм яшәешне күрсәтүче макетлар мине бик гаҗәпләндерде. Эш кораллары, көнкүрештә кулланыла торган предметлар төрлелеге гаҗәеп. Һәр чорда табылган әйберләрне күреп, шул чорга хас булган яшәешнең ничек булганын күзаллыйсың. Музейда республикабыз территориясендә табылган төрле ил акчалары бар. Индия, Германия һәм башка илләренең акчалары, хәтта алтын акчалар да бар анда.

Бу музейны йөреп һәм карап чыгар өчен 2 сәгатьтән артык вакыт кирәк. Әле алай гына булса. Милли музейда булу минем татар халкы турындагы карашымны тулыландырды. Ул экспонатлар көчле тәэсир итә, хәтта үзеңне шул заманда, шул чорда яшәгән кебек итеп тоясың.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев