Милли бизәкләрне яңартып...
Күннән брелок ясадык.
Безнең көзге каникуллар бик кызыклы һәм файдалы үтә дип саныйм мин... Кайларда гына булмадык: театр, кино, музей... Ә иң кызыгы “татар стилендә күннән брелок” мастер-классы булды.
29 октябрь көнне 13нче балалар сәнгать мәктәбенә юл тоттык без. Иң элек безгә милли бизәкләрнең бөтен асылы турында сөйләделәр, аңлаттылар. Татар осталары еш һәм яратып ясый торган бизәк – лалә.
Лалә – мәхәббәт һәм табигатьнең язгы уяну символы, ул күңел чисталыгын, яхшылык һәм мәрхәмәтне күрсәтә. Без дә бик күп төрле милли бизәкләр арасында нәкъ шуны сайлап алдык.
Лалә минем холык-фигелемә дә туры килә.Күннән бизәкләр ясау бик җиңел түгел икән. Аз гына ялгышсаң да, бизәкнең сыйфаты үзгәрә, формасы дөрес булмый. Әле ярый җитәкчебез бик оста итеп өйрәтте.
Безнең брелоклар бик матур үзенчәлекле килеп чыкты. Үз эшебезгә сокланып, куанып, шунда ук сумкаларыбызга тагып кайтып киттек. Сез дә килегез, ясагыз!
Чаллы, 53 нче мәктәп, Якупова Динә.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев